Яңалыклар

20.12.2018

Хөрмәтле Россия куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Куркынычсызлык органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының әһәмиятле өлеше булды. Сез илнең милли мәнфәгатьләрен саклауга, конституцион төзелешнең какшамаслыгын тәэмин итүгә, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклауга лаеклы өлеш кертәсез.

19.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 автоспорт сезоны ябылуга багышланган традицион чарада катнашты. Очрашуда тәмамланып килүче сезонга нәтиҗәләр чыгардылар һәм республиканың иң яхшы автоспортчыларын билгеләделәр. 

 

19.12.2018

Хакимият бизнес белән әңгәмә алып барырга тиеш һәм инвестор булучыларга максималь рәвештә ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Инвесторлары клубы утырышында белдерде. 

19.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының поликлиникасын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты  (Вишневский урамы, 2А).

19.12.2018

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта 2019 елга республиканың эчке нефть химиясе комплексына җибәреп тору өчен углеводород чималы һәм нефть химиясе продукциясе исемлеге расланды. Йөзләгән продукция буенча җентекле документны «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин тәкъдим итте.

19.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44 нче утырышында катнашты. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып барды.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан барлыгы  22 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 10 республика закон проекты һәм 7 федераль закон проекты. Фикер алышу барырышында депутатлар тагын 20 мәсьәлә керттеләр.

19.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.

Искәртәбез, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе гадәттәгечә Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасында уза. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы холлында чыршы куела һәм аңа балалар йортлары, социаль приютлар, социаль уңайлы булмаган гаиләләр балалары Кыш бабайга язган хатлар эленә.   

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш 44 нче утырышы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, парламентарийлар хәйрия акциясендә катнаштылар.

18.12.2018

Татарстан һәм Кемерово өлкәсе – Россиянең хезмәттәшлекләрен һәрьяклап үстерергә тиешле ике икътисадый куәтле төбәге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев белән очрашуда хәбәр итте. 

Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.

18.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIII съездында җирле үзидарә өчен өстенлекле бурчыларны атады.

Чара "Корстон" КСКК нда узды, съездта Татарстан Республикасының бөтен 956 муниципаль берәмлеге делегатлары катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, көн тәртибендә муниципаль берәмлекләрнең төрле актуаль мәсьәләләре турында сүз барды - шәһәр территорияләренеке дә, авылларныкы да. Билгеләнгән проблемаларны исәпкә алып, ул берничә өстенлекле бурычны билгеләде. 

18.12.2018

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев каты коммуналь калдыклар (ТКО) белән эш итү мәсьәләсе буенча видеоконференцэлемтә режимында кидәшмә уздырды. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Битләр: << 921 922 ( 923 ) 924 925 926 927 928 929 930 >>