Яңалыклар

13.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Суд приставлары федераль хезмәт директоры урынбасары - РФ баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов белән очрашты.

13.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Индия сәнәгате һәм стартаплар конфедерациясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

13.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа икътисадый комиссиясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Анда БМОның Европа икътисадый комиссиясе Дәүләт-шәхси партнерлыгы бюросы рәисе урынбасары – Россия Федерациясе вәкиле Хафиз Салихов та катнашты.

 

12.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә  Забайкалье крае Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов белән очрашты.

Яклар төбәкара дәрәҗәдәге актуаль юнәлешләр турында фикер алыштылар.

12.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб әгъзалары белән очрашты. Чара Мәскәүдә узды. Очрашуда 100дән артык Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.  

Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елда оештырылган иде. Төп максаты – Татарстанның икътисады үсешенә ярдәм күрсәтүгә юнәлгән иҗтимагый инициативаларга, республика проектларын, шул исәптән милли мәдәниятне һәм телне саклап калу өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү.

12.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнаша. Очрашуда йөзләп журналист катнаша. 

12.12.2018

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев очрашуы узды. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисенә төбәкнең социаль-икътисадый үсеше, икътисад үсешенең төп күрсәткечләре, республика программаларын гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте.

 

12.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген  “Ел җитәкчесе - 2018” республика конкурсының комиссия утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

12.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләр тапшыру тантанасы Казан Кремлендә узды.

12.12.2018

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның массакүләм мәгълүмат чараларында мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Россиянең дәүләт бәйрәме – Конституция көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Бөтенхалык референдумында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көннән алып узган чирек гасыр дәвамында илебезнең төп Кануны үз гражданнарының мәнфәгатьләре сагында тора.

Битләр: << 921 922 923 924 925 ( 926 ) 927 928 929 930 >>