Мәскәүдә РФ ФС Федерация Советы бинасының икенче катында бүген Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мөмкинлекләренә багышланган күргәзмә-презентация оештырылды. Күргәзмә Федерация Советында Татарстан Республикасы Көннәре уңаеннан тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасының казанышлары белән Россия ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Күргәзмәдә төбәкнең мәгълүмат технологияләре, спорт өлкәсендә казанышлары, Иннополис Университеты, "КАМАЗ" ГАҖ, "Татспиртпром" һәм башка эре предприятиеләр тәкъдим ителде.
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кыскача Валентино Матвиенкога "Цифрлы Татарстан" проекты һәм ИТ өлкәдәге максатлар турында сөйләде.
Шуннан "Россия Федерациясе субъекты сәгате" кысаларында Федерация Советында Татарстан Республикасы Көннәрен ачу тантанасы узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре: Стратегия 2030" темасына чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, фаразлар буенча 2018 елны Татарстан тулаем региональ продукт күләме 2,4 трлн сумнан да ким булмаган дәрәҗәдә тәмамлый, җитештерелгән сәнәгать продукциясе күләме 2,7 трлн сум тирәсе була. Соңгы 10 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 5,1 трлн сум тәшкил итте. Дәүләт инвестицияләренең 1 сумына 10 сум шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, төбәктә 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе кабул ителгән. Әлеге документ кысаларында 2030 елга ТРП күләмен 5 трлн сумга җиткерү карала.