Валентина Матвиенко: Татарстан Республикасының иң яхшы тәҗрибәләре федерациянең башка субъектларына да кызык була

11.12.2018

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. 

Чара РФ ФС Федерация Советында Татарстан Республикасы Көннәре кысаларында узды. 

Федерация Советы Рәисе Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашуда төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында сөйләште. 

Әңгәмәдә Федерация Советында Татарстан Республикасыннан башкарма һәм закон чыгару дәүләт хакимияте органнары вәкилләре Олег Морозов һәм Илдус Әхмәтҗанов катнаштылар. 

Валентина Матвиенко билгеләгәнчә, Федерация Советында федерация субъекты презентациясе - федераль дәрәҗәдә төбәк казанышларын күрсәтү һәм катлаулы мәсьәләләрне күтәрү мөмкинлеге. 

"Татарстан, лидерларның берсе, үрнәк булган төбәк", - диде Валентина Матвиенко. Аның фикеренчә, республиканың иң яхшы тәҗрибәләре федерациянең башка субъектларына да кызык була.

Валентина Матвиенко исәпләве буенча, Федерация Советының киңәйтелгән утырышларында Татарстан вәкилләре катнашында җитди эш башкарылды. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Федерация Советында төбәк тәҗрибәләрен тәкъдим итүне уңай бәяләде. "Һәр төбәкнең РФ башка субъектларына кызык булырлык тәҗрибәсе бар", - диде ул. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, регион Федерация субъектларына ярдәм итүдә сентароларның принципиаль булуларын күрә. 

Валентина Матвиенко Татарстан җитәкчелеге белән бергә Федерация Советында Татарстан Республикасы Көннәре уңаеннан күргәзмәне ачты. 

 


РФ ФС Федераль Советы матбугат хезмәте