Татарстан Президенты 2018 ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте

15.12.2018

Татарстанда 2018 ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе үсеше индексы 101,7% булыр дип көтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Финанс министрының, ТР буенча ФСХ идарәсенең һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия эшендә РФ беренче вице-премьеры – Россия Финанс министры Антон Силуанов та катнашты. 

Утырыш кысаларында 2018 елда республиканың берләштерелгән бюджетының көтелүче үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан финанс, казначылык һәм салым органнарының киләсе елга бурычлары турында фикер алыштылар. 

Нотыкларда хәбәр ителгәнчә, берләштерелгән бюджетның көтелүче керем өлеше 316,4 млрд. сумга үтәлгән очракта, салым һәм салым булмаган  керемнәр 273 млрд. сум булачак, ягъни төгәлләштерелгән планга карата  101%. Республика бюджетыа 228,5 млрд. сум керәчәк. Җирле бюджетларга акча керүләр 44,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Табышка салымнан керүләр 99,5 млрд. сум булачак дип көтелә.

Физик затлар керемәренә салым, 74,3 млрд. сум булып, төгәлләштерелгән планга карата 101,5% дип көтелә. Берләштерелгән бюджетка акцизлар 31,4 млрд. сум булыр дип фаразлана.  

Җыелма керемгә салымнар берләштерелгән бюджетта 10,7 млрд. сум булыр дип көтелә.  

Берләштерелгән бюджетка салым булмаган керемнәр 2018 елда 15 млрд. сум күләмендә фаразлана, шулардан республика бюджетына – 8,8 млрд., җирле бюджетларга – 6,2 млрд. сум.

Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнары 329 млрд. сумга җитәчәк. 2018 елда чыгымнар үтәлеше кысаларында беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнар төп урынны алачак. Быел бюджет  акчаларын бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга һәм социаль-мәдәни өлкә учреждениеләрен яңарту, иҗтимагый инфраструктураны үстерү буенча масштаблы республика программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерү өстенлекле булган.  

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ассызыклаганча, 2018 ел йомгаклары буенча республикада ҖТП үсеше үткән елга карата 101,5% булыр дип көтелә.  

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республика территориясеннән мобилизацияләнгән керемнәр күләме 1 трлн. сум дип бәяләнә. Чыгым вәкаләтләрен үтәү өчен уңай динамиканы саклап калырга кирәк, дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга.   

«Күрсәткечләр – республика предприятиеләренең һәм дәүләт хакимияте органнарының Татарстан икътисадын үстерү буенча планлы уртак эше нәтиҗәсе. Шулай ук бюджетка акча керүләренең үсеше резервларын гамәлгә ашыру да мөһим урында. Аерым алганда, бурычларны киметү эше дә», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.