Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов UBC Group компаниясе җитәкчесе Игорь Гуменный белән очрашты

17.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Игорь Гуменный җитәкчелегендәге UBC Group компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР  Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР икътисад министры Фәрит  Габделганиев һәм «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов та катнашты.

Яклар республика территориясендә коммерциячел суыткыч җайланмалар җитештерү заводын төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   

Искәртәбез, Татарстан Республикасында UBC Group компаниясенең стратегик партнеры – «Татспиртпром» компаниясе.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Татспиртпром" АҖ матбугат хезмәте материаллары файдаланылды