Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе утырышын уздырды

17.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең чираттагы утырышын уздырды.

Чара видеоконференцэлемтә режимында төбәкләр губернаторлары – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән уздырылды.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе җитәкчесе.

Бүгенге утырыш барышында 2018 елда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе эшенә кыскача йомгак ясалды. Губернаторлар – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары федерация субъектлары өчен икътисадтагы һәм социаль сәясәттәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең чираттагы утырышы Гайдар форумы кысаларында узачак (2019 елның 15-17 гыйнваре).

Искәртәбез, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе – Гайдар форумын оештыручыларның берсе.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.