Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIII съездында катнашты

18.12.2018

Татарстан Республикасында 2018 ел нәтиҗәләре буенча тулаем региональ продукт күләме 2 трлн. 420 млрд. сумнан арта, узган елдагыдан 101,5 % үсеш. Сәнәгать продукциясе күләме, исәпләнгәнчә, 2 трлн. 750 млрд.сум., сәнәгать производствосы индексы - 101,9 %. 

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIII съездында хәбәр итте. 

Чара Корстон кунакханә комплексында узды, съездта Татарстан Республикасының бөтен 956 муниципаль берәмлеге делегатлары катнашты. 

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIII съездында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР  Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан депутатлары катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 670 млрд. сум дип исәпләнә, җерәмләп сату әйләнеше ел нәтиҗәләре буенча 910 млрд. сум тирәсе, узган елдагыга караганда 105,6 %, уртача хезмәт хакы 34 910 сум дип исәпләнә. Эшсезлек - 0,55 %, бу хезмәт базарында тотрыклы вәзгыять булуын күрсәтә. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, төбәк федерациянең башка субъектлары арасында авыл хуҗалыгы буенча 3 урында, сәнәгать производствосы буенча 4 урында, торак төзелеше буенча 5 урында, берәмләп сату әйләнеше буенча 8 урында тора. 

Моннан тыш, Татарстан Россия регионнары арасында 2018 ел нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү күләме буенча беренче урында, бәрәңге җитештерү буенча - 2 урында, ит җитештерү күләме буенча 6 урында, ашлык күләме буенча 7 урында. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада гражданнар тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән 38 программа гамәлгә ашырыла. 

"Әлеге программалар саны, ихтыяҗларга карап, арта бара, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әлбәттә, проблемалар да бар, аларны хәл итү белән без шөгыльләнәбез, бу су сыйфатын яхшырту да, юллар төзү дә, әмма бөтенесен бер вакытта хәл итеп булмый". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада яңа программа гамәлгә керә - җәйге балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау программасы. Аның сүзләренчә, әлеге программага 6-7 млрд. сум бирелә. " Программа бик кирәкле һәм без аны башкарачакбыз", - диде ул. 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, төбәктә соңгы җиде елда демография күрсәткечләре яхшы. Тормыш дәвамлыгы 4 елга артты, ләкин шул ук вакытта демография буенча кимү тенденциясе бар. 

Агымдагы елның 11 аенда халык саны 1800 кешегә арткан, диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген гаилә институтын алга этәрү мәсьәләсе әһәмиятле. 

"Җәмгыятьтә гаиләне хөрмәт итсеннәр өчен, бала тапкан хатыннарга бөтен дәрәҗәдә дә ярдәм булсын өчен - федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә дә", - диде ТР Президенты. 

2018-2019 елларда без республикада 3 яшькә кадәр балалар өчен 29 яңа балалар бакчасы төзәргә тиеш, барлыгы 2021 елга кадәр  3 яшькә кадәр балалар өчен 8 мең урын булдыру планлаштырыла, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.