Рөстәм Миңнеханов: Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – безнең җаваплылык зонасы

17.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында катнашты. Анда республикада юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл һәлакәтләре санын киметү һәм аларның нәтиҗәләре авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләләр каралды.   

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.    

Кереш сүзендә Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, Россиядә ел саен юл һәлакәтләрендә 30 меңләп кеше һәлак була һәм 250 меңнән артык граждан имгәнә. Бу һәлакәтләрнең авырлыгы 100 зарар күрүчегә 14 һәлак булучы тәшкил итә. Шул ук вакытта алга киткән Европа илләрендә, АКШта һәм  Япониядә бу күрсәткеч 2 үлем очрагыннан артмый.   

Татарстан Премьер-министры ассызыклаганча, 100 очрактан 93ендә һәлакәт сәбәбе – юл хәрәкәтендә катнашучыларның дөрес хәрәкәт итмәве.  

Төп нотык белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда юл һәлакәтләре тупланган урыннар санын 2 мәртәбәгә киметү мөмкин булган.

Тагын бер актуаль тема – каршы як полосасына чыгуга бәйле булган авыр юл һәлакәтләрен кисәтү. Артем Хохорин сүзләренчә, проблеманы хәл итүнең төп чарасы –  метал барьер киртәләр куеп, транспорт агымын бүлү.

Министр ассызыклаганча, бүген юл һәлакәтләре автобус йөртүчеләр гаебе белән арту дәвам итә. «Бу бигрәк тә Казанда һәм Чаллыда күзәтелә, аларда маршрут транспортын йөртүчеләрнең керемнәре бер сменага җыелган килергә турыдан-туры бәйле», - диде ул. 

Артём Хохорин шулай ук штрафларны үз вакытында түләү мәсьәләсен дә кузгатты. Бу очракта бурычлыларны административ җаваплылыкка тарту чарасы кулланыла. Быел 29 меңнән артык административ эш кузгатылган.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, штрафларны түләгәндә ташламалар системасы үзен акламый: «Статистика күрсәткәнчә, без шуның аркасында 2018 ел эчендә генә дә 3 млрд. сум югалтабыз, бу акчалар юлларны ремонтлауга, юл хәрәкәте иминлеге чараларын башкаруга тотылыр иде. Штрафларны җыюда тамырдан алга китеш юк. Кеше кагыйдәләрне бозды икән – димәк, билгеләнгән штрафны түләсен». 

Министр тагын хәбәр иткәнчә, хисап чорында Татарстанда элек автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән затлар тарафыннан 31 юл-транспорт вакыйгасы кылынган. Һәлакәтләр нәтиҗәсендә 6 кеше вафат булган, 43 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнгән.

Рөстәм Миңнеханов мондый машина йөртүчеләр өчен җәзаларны көчәйтергә тәкъдим итте. «Әгәр кеше суд карары белән автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән икән, ул руль тотмаска тиештер бит?! Утырган икән – ул гаепле һәм җәзасын алырга тиеш», - диде ТР Президенты. Ул мондыйлар өчен җинаять җаваплылыгын кертергә тәкъдим итте.  

Бүген тагын Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин һәм транспорт өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәтенең Урта Идел төбәкара дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсе башлыгы Борис Смирнов та чыгыш ясадылар. 

Утырыш азагында ЧМ-2018 чорында законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше, Россия Федерациясе ЭЭМ тарафыннан куелган бурычларны үтәүдә ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан вице-премьеры - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров «Хокук тәртибен ныгытуга өлеш керткәне өчен» Россия Федерациясе ЭЭМ медале белән бүләкләнде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.