Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында катнашты

19.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44 нче утырышында катнашты. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып барды.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан барлыгы  22 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 10 республика закон проекты һәм 7 федераль закон проекты. Фикер алышу барырышында депутатлар тагын 20 мәсьәлә керттеләр.

Утырышта беренче һәм өченче укылышларда 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Парламентарийлар өстәмә кергән акчаларны  федераль максатчан программаларны финанслашуга һәм республика максатчан программаларын гамәлгә ашыруга, бюджет учреждениеләренең  кредитор бурычларын каплауга, социаль әһәмиятле мәдәни-спорт чараларын уздыруга җибәрәчәкләр. 

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты белән бюджетның керемнәр өлешен 25,8 млрд. сумга арттыру карала. Монда салым һәм салым булмаган керемнәр 12,4 млрд. сумга артачак (планга карата 8,5 млрд. сумга артык), табышка салым, акцизлар (1,6 млрд. сумга артык), оешмалар мөлкәтенә салым һәм салым салуның гадиләштерелгән системасын куллануга бәйле рәвештә салым яхшы динамика күрсәткән. Федераль бюджеттан республикага өстәмә 13,4 млрд. сум кергән.

«Керемнәр үсеше бюджетның чыгымнар өлешен 20,3 млрд. сумга арттырачак», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин.

Бүген тагын депутатлар 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектын расладылар.

Фонд директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, республика бюджетыннан бюджет трансфертлары 2018 елда бер каналлы финанслауны гамәлгә ашыруга 117,9 млн. сумга арткан.  

Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Илдус Касыймов билгеләп үткәнчә, 2018 елда, кертелгән барлык үзгәрешләрне исәпкә алып, Фонд керемнәре 49,78 млрд сум булачак, чыгымнар – 50,04 млрд сум. Бюджет кытылыгын эчке финанслау чыганагы Фонд счетында калган акчалар тәшкил итәчәк, барлыгы 268,2 млн. сум.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материалалры кулланылды.