Татарстан һәм Кемерово өлкәсе – Россиянең хезмәттәшлекләрен һәрьяклап үстерергә тиешле ике икътисадый куәтле төбәге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Татарстанга эш сәфәре кысаларында Кемерово өлкәсе вәкилләре республиканың икътисадый потенциалы белән таныштылар, берничә сәнәгать предприятиесендә һәм инновацион үзәгендә булдылар. Кунаклар «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркны, «Эйдос-медицина» үзәген карап чыктылар, Казан федераль университетында булдылар. Моннан тыш, делегация «Химград» технополисында һәм «Казан» агросәнәгать паркында булырга җыена.
Киңәйтелгән очрашу башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев Татарстан Республикасы белән Кемерово өлкәсе арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ ике төбәкнең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлеген киңәйтүне күз алдында тота.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кемерово өлкәсе делегациясенең Татарстанга визиты мөнәсәбәтләрне үстерүгә яхшы этәргеч булачак. «Безнең эш өчен уртак юнәлешләребез күп. Без Хезмәттәшлек турында килешү имзаладык инде. Хәзер “юл картасын” әзерләргә һәм киләсе өч елга чаралар планын билгеләргә кирәк», - диде ул.
ТР Президенты ассызыклаганча, һәр төбәкнең төрле тармакларда үз өстенлекләре һәм эшләнмәләре бар. «Кемерово өлкәсе – куәтле төбәк, илнең ташкүмер сәнәгате флагманы. Монда Россия ташкүмер экспортының 90 проценты һәм корычның 14 проценты тупланган. Экспорт потенциалы гаять җитди», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше, медицина, фармацевтика, төзелеш тармакларында төбәкләр арсында җитештерү кооперациясе турындагы мәсьәләне әзерләргә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, 5 ел элек товар әйләнеше Татарстан белән Кемерово өлкәсе арасында 5 млрд. сумнан артып киткән. Әмма бүген бу күрсәткеч ике мәртәбә кимеде – 2,3 млрд. сумга кадәр. «Бу дөрес түгел дип саныйм. Без ике эре төбәк һәм үзара сәүдә әйләнешен арттырырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.
Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы, дәүләт сатып алулары системасын камилләштерү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, бизнес-инфраструктураны үстерү өлкәсендә тәҗрибә алмашуны, электрон дәүләт хезмәт күрсәтүләре һәм электрон хөкүмәт өлкәсендә, ИТ-өлкәдә, туризмда хезмәттәшлекне атады.
«Фәнни-техник хезмәттәшлек, безнең университетлар арасында багланышлар зур потенциалга ия. Кемероводан бездә 156 студент белем ала. Безгә югары квалификацияле кадрлар кирәк. Бу өлкәдә дә без уртак эшне киңәйтә алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Сергей Цивилев ассызыклаганча, Татарстан – Россиянең алга киткән төбәкләреннән берсе, аннан күп нәрсәләргә өйрәнергә була.
Очрашу азагында Сергей Цивилев Рөстәм Миңнехановны төбәкнең җитештерү потенциалы белән танышу өчен Кузбасска килергә чакырды.