Рөстәм Миңнеханов: Автомобиль спортының Татарстанда традицияләре бай

19.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 автоспорт сезоны ябылуга багышланган традицион чарада катнашты. Очрашуда тәмамланып килүче сезонга нәтиҗәләр чыгардылар һәм республиканың иң яхшы автоспортчыларын билгеләделәр. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда автоспортның традицияләре бар. Бүген республикада автомотоспортның төрле дисциплиналары бар: ралли-рейд, боҗрада узыш, кышкы трек узышлары, мотоездеходларда узыш һәм башкалар. 

Татарстан автоспортчылары Россия һәм халыкара ярышларда зур уңышларга ирешә, диде ТР Президенты. Ул аеруча "КАМАЗ-Мастер" командасын билгеләп узды. 

Республикада балалар автоспортына да зур игътибар бирелә. Балалар ярышлар белән картинг клубларында таныша. Татарстан Президенты сүзләренчә, картинг секцияләрендә балалар һәм яшүсмерләр транспорт чаралары белән идарә итүгә өйрәнә, бу аларга киләчәктә дә кирәк булачак. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов әлеге сезонда казанышларга ирешкән автоспортчыларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.