Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.
Искәртәбез, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе гадәттәгечә Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасында уза. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы холлында чыршы куела һәм аңа балалар йортлары, социаль приютлар, социаль уңайлы булмаган гаиләләр балалары Кыш бабайга язган хатлар эленә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш 44 нче утырышы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, парламентарийлар хәйрия акциясендә катнаштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, «Дуслык» балалар социаль приютына Рөстәм Миңнехановтан – микроскоп, Фәрит Мөхәммәтшиннан – чыбыксыз наушниклар һәм Минтимер Шәймиевтан роликлар җибәреләчәк. Балаларга бүләкләрне Кыш бабай 29 декабрьдә илтеп тапшырачак, бу көнне «Дуслык» приютында бәйрәм чыршысы уздырылачак.
Төгәлрәк – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында.