Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Дмитрий Медведев рәиселегендәге каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча кидәшмәдә катнашты

18.12.2018

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев каты коммуналь калдыклар (ТКО) белән эш итү мәсьәләсе буенча видеоконференцэлемтә режимында кидәшмә уздырды. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Дмитрий Медведев билгеләгәнчә, произодство һәм куллану калдыкларын эшкәртү буенча бүген моңарчы әле булмаган тармакны булдырырга кирәк. Аерым алганда, регуляр рәвештә калдыкларны алып китүне көйләү, калдыкларны сортировкалау станцияләрен төзү, зарарсызландыру буенча йөзләгән комплекс төзү, шуның кадәр үк мусор эшкәртү заводларын төзү кирәк, шулай ук тиешле экотехнопарклар булдырырга кирәк. Дмитрий Медведев калдыклар белән эш итү буенча яңа системага күчү акрынлап барырга һәм тарифларның кинәт үсешенә китермәскә тиешлегенә игътибар итте. 

РФ Премьер-министры сүзләренчә, төбәкләр калдыкларны җыю һәм эшкәртү операторларын конкурссыз билгели алу хокукын алачаклар. Россия Хөкүмәте тарифлар үсәмсен өчен берничә чара кабул иткән. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.