2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
Яз башыннан Россиядә җирдән файдалану, шулай ук җир кишәрлекләрен дәүләттән физик яки юридик затларга тапшыру мәсьәләләрендә күпьеллык хокукый билгесезлекне бетерә торган яңа федераль закон гамәлгә керде, дип хәбәр итте Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.
Элек законнар җир кишәрлеген арендалау шартнамәсенә рөхсәт ителгән файдалану төренә карата үзгәрешләр кертүне тыйган иде. Яңа закон бу тыюны саклап калды, ләкин территорияне комплекслы үстерү килешүләрен төзегән җир кишәрлекләрен арендалаучылар өчен искәрмә ясады.
Моннан тыш, хәзер җир кишәрлекләре хуҗаларына үз җирләреннән файдалану максатларын сайлауда кайбер чикләүләр дә, йомшартулар да кертелә. Мәсәлән, әгәр элеккеге хуҗасы җирне дөрес файдаланмаса, яңа милекче җирне элеккеге билгеләнеше буенча куллануны дәвам итәргә тиеш, үз максатларына карамастан.
Әмма яңа хуҗа, әгәр ул хәзерге кагыйдәләргә туры килмәсә, җирнең билгеләнешен үзгәртә ала. Ул элеккеге файдалануны калдырырга яки җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрендә күрсәтелгән мөмкин булган вариантлар исемлегеннән яңасын сайларга мөмкин.
Тагын бер новелла - төрле кишәрлекләрне аеруны һәм берләштерүне гадиләштерү. Закондагы үзгәрешләр кишәрлекләр хуҗаларына, җирдән файдалануның актуаль кагыйдәләренә таянып, берләштерелә торган яисә бүленә торган кишәрлекләрдән файдалану максатын сайларга мөмкинлек бирә.
Законнардагы үзгәрешләр шулай ук авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану кагыйдәләренә дә кагыла. Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, мондый җирләрдән файдалану максатларын үзгәртү хәзер аерым федераль закон белән җайга салына. Әмма әлегә бу канун кабул ителмәгән, төбәк хакимияте органнары файдалану максатларын үзгәртү турында карарлар кабул итә.
Ләкин искәрмә бар: әгәр кишәрлек өчен шәһәр төзелеше регламенты эшләнгән икән, максат милекчедә кала һәм ул тәкъдим ителгән вариантлардан берсен сайлый.
Моннан тыш, ихтыяҗ булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен сату кагыйдәләре дә үзгәргән. Министр сөйләвенчә, мондый кишәрлекләр хәзер аукционнарда сатыла,һәм аларның башлангыч бәясе кишәрлекнең кадастр бәясенә тигез. Шул ук вакытта сату турында белдерүне алдан ук бастырырга кирәк.
Фәнил Әһлиуллин шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен башка категориягә күчерүнең яңа тәртибе турында сөйләде.
Җирләрне күчерүнең яңа тәртибе гаризаны төбәкнең башкарма органы тарафыннан карауның эзлекле этапларын, төбәк башлыгы тарафыннан раслануны һәм җирле канун чыгару җыелышында тиешле җирле закон кабул итүне үз эченә ала.
Аеруча әһәмиятле авыл хуҗалыгы объектлары өчен федераль башкарма хакимият органнарының өстәмә хуплавы таләп ителәчәк.
Гади гражданнар өчен яңа закон гамәлгә кергәнче алынган җиргә барлык хокуклар сакланып кала. Шул ук вакытта кешеләр үз кишәрлекләрен хакимиятнең өстәмә рөхсәтеннән башка үзләре сайлый ала, ә кайбер ситуацияләрдә яңа корыла торган кишәрлекләрнең билгеләнешен үзгәртергә рөхсәт ителә.
Бизнес өчен исә, территорияләрне комплекслы үстерү очракларыннан тыш, дәүләт яки муниципалитет тарафыннан арендага яки вакытлыча файдалануга тапшырылган кишәрлекләрнең билгеләнешен үзгәртү тыела. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне дә төбәк хакимиятләре карары белән башка билгеләнешкә күчерергә мөмкин, элек бу мөмкин булмаган. Шулай ук шәхси затлар инициативасы буенча шәһәрләрдә кишәрлекләрнең билгеләнеше аукционын үткәрү өчен яңа мөмкинлек барлыкка килгән.
Дача һәм бакча хуҗалары өчен хәзер дача һәм бакча-яшелчә кишәрлекләренең билгеләнешен үз белдегең белән үзгәртергә ярамый. Бу кагыйдә җирнең кайчан бирелүенә карамастан гамәлдә. Үзгәреш хуҗалар үз кишәрлеген торак итеп үзгәртергә карар кылганда яки кишәрлек дәүләткә яки җирле хакимияткә кирәк булганда гына мөмкин.