Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы Арбитраж суды хуҗалык итүче субъектларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен ышанычлы яклауны тәэмин итә

05.03.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2025 елгы эшенә йомгаклар буенча киңәшмәдә катнашты. 

Үзенең хисап нотыгында республика Арбитраж суды рәисе Виталий Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, хисап чоры ахырына суд хезмәткәрләренең штат саны 288 кеше тәшкил иткән, шуларның 74е судьялар һәм 197се аппарат хезмәткәрләре. Чынлыктагы саны - 259 кеше, шуларның 68 судья һәм 176 аппарат хезмәткәре.

2025 елда Татарстан Республикасы Арбитраж судына 46 мең 87 дәгъва гаризасы кергән, бу 2024 елга караганда - 12,8%ка һәм 2023 елга караганда - 22,5%ка күбрәк. 38 мең 858 эш каралган, бу 2024 ел белән чагыштырганда 14%ка артык. Шул ук вакытта гадиләштерелгән эш алып бару тәртибендә хәл ителгән бәхәсләрнең гомуми саныннан 25,8% каралган, приказ производствосы тәртибендә - 13%. 

2025 елда каралган эшләрнең һәм гаризаларның судьяларга реаль йөкләнешне билгели торган гомуми саны (турыдан-туры эшләрдән тыш шулай ук банкротлык турындагы эшләр кысаларында аерымланган бәхәсләр, суд актларын үтәү стадиясендә бирелгән гаризалар буенча эш алып бару, дәгъваны тәэмин итү турында гаризалар һ.б.) - 97 мең 887 тәшкил иткән, 2024 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 7,2%ка кимегән.

2025 елда банкротлык һәм аерымланган бәхәсләр турында каралган эшләр саны 63 мең 739га җиткщн, бу каралган эшләр һәм гаризаларның гомуми санының 65% состав тәшкил иткән. Татарстан Республикасы Арбитраж суды караган эшләрнең структурасы түбәндәгечә: 47% - граждан хокук мөнәсәбәтләреннән барлыкка килә торган Икътисадый бәхәсләр; 34% - бөлгенлек (банкротлык) турындагы эшләр; 15% - административ һәм башка гавами хокук мөнәсәбәтләреннән барлыкка килә торган икътисадый бәхәсләр; 4% - административ хокук бозулар турындагы эшләр.

2024 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда түбәндәге бәхәсләр категорияләре буенча каралган эшләр саны артуы күзәтелә: товарлар китереп тору килешүләре буенча - 18,7%ка, товар ташу килешүләре буенча - 56%ка, иминият килешүләре буенча - 9,6%ка, оешмалардан һәм гражданнардан мәҗбүри түләүләр һәм санкцияләр түләтү турында - 44%ка.

2025 елда гражданны банкрот дип тану турында 16 мең 346 гариза кергән, 12 мең 553 эш каралган. Бирелгән гаризаларга карата үсеш - 29,2% һәм каралган эшләргә карата 45,4% тәшкил иткән. Үз чиратында юридик затларның банкротлыгы турында бирелгән гаризалар саны сизелерлек кимегән: 2024 елда 934 гаризадан хисап елында 573 гаризага кадәр. Кимү 38,6% тәшкил иткән.

2025 елда каралган эшләр санының кимүе бәхәсләрнең түбәндәге категорияләре буенча да күзәтелә: энергия белән тәэмин итү килешүләре буенча - 36,6%ка; интеллектуаль хокукларны яклау турындагы бәхәсләр буенча - 35%ка, салым законнарын куллануга бәйле бәхәсләр буенча - 12,7%ка; таможня законнарын куллануга бәйле бәхәсләр буенча - 52%ка. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстан 2025 елда икътисадый үсешне тәэмин итә алды. «Әлбәттә, икътисадый үсешкә һәм инвестицион климатка эшкуарлар бергәлегенең суд системасына ышаныч дәрәҗәсе йогынты ясый. Татарстан Республикасы Арбитраж суды хуҗалык итүче субъектларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен ышанычлы яклауны тәэмин итә", - дип ассызыклады республика Рәисе. 

Шул ук вакытта ул барлык икътисадый бәхәсләрнең өчтән берен банкротлык турындагы эшләр тәшкил итүенә игътибар итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, банкротлык социаль киеренкелек артуга һәм салымнар түләнмәүгә китерә. Шуңа бәйле рәвештә, икътисад үсеше темпларын киметмичә, превентив чаралар күрергә, финанс дисциплинасын ныгытырга кирәк.

"Җитештерүне, хезмәт коллективларын, шулай ук сату базарларын саклап калу бик мөһим. Һәм бу өлештә Арбитраж судының роле арта. Гадәти эшлекле әйләнеш куркынычын алдан ниятләнгән банкротлыктан аерырга, оешманың түләү сәләтен саклап калуга юнәлдерелгән процедураларны актив кулланырга кирәк», - диде Татарстан Рәисе. Интеллектуаль хокукларны яклау мөһим әһәмияткә ия.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, интеллектуаль милек өлкәсендәге бәхәсләр намуссыз конкуренция яки хокуктан явызларча файдалану коралына әверелергә тиеш түгел: «Бу темага аерым игътибар бирергә телим, чөнки бу турыдан-туры республика имиджына һәм инвестицион климатка йогынты ясый». Татарстан Рәисе ассызыклаганча, суд карарларын үтәү мәсьәләсе актуаль булып кала.

"Судка мөрәҗәгать итүнең төп максаты - бозылган хокукларны торгызу һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау. Суд кабул иткән карарлар вакытында һәм тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Бу җәһәттән суд приставлары хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итәргә, шулай ук эшнең яңа формаларын эзләргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Арбитраж суды эшендә мәгълүмати технологияләр киң кулланыла. Веб-конференцияләр ярдәмендә уздырылган суд утырышлары саны чиреккә диярлек арткан. Татарстан Рәисе фикеренчә, әлеге инструментлар арбитраж процессында катнашучыларның вакыт һәм финанс чыгымнарын сизелерлек киметергә, гадел хөкемнең ачык һәм һәркем файдалана алырлык булу принципларын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу юнәлешне халыкка һәм бизнеска уңайлы булсын өчен дә, судноларның үзләре өчен дә алга таба да үстерергә кирәк.

"Конкрет эшләрне караганда, норматив хокукый җайга салуда аерым каршылыклар яки кимчелекләр ачыкланырга мөмкин. Бу хокукый җайга салуның нәтиҗәлелеген арттыру һәм законнарны камилләштерү максатларында көчләрне берләштерү өчен яхшы мөмкинлек. Республиканың дәүләт хакимияте органнары тиешле тәкъдимнәрне эшләү эшендә катнашырга әзер", - дип өстәде республика Рәисе. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.