ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы, ТР Министрлар кабинеты арасында Татарстанда минималь эш хакы турында килешү имзаланды.
Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, “ТР предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе президенты, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы рәисе Александр Лаврентьев катнашты.
Бүген «Татнефть Арена» боз сараенда республиканың Яңа ел чыршысы бәйрәме узды. Анда бөтен Татарстаннан 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 8 мең бала катнашты: фәннәр олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук кыен тормыш хәлендә калган балалар. Балаларны котларга дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
Чара башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре булган, төрле ярышларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр булган балалар белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төп тема – 2019 елда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары.
Утырышта катнашучыларга министрлыкның эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде.
Бүген ТР хөкүмәте йортында Яңа ел каникуллары вакытында республика шәһәр һәм районнарында бәйрәм чараларын уздыруга багышланган брифинг узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Черек күл" паркындагы шугалакта һәм Имәнлек паркында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман озата йөрделәр.
Авылларда яшьләрне эш урыннары белән тәэмин итү хисабына калдырып була. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәге ел ахырында уздырыла торган республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан үз территориясендә газ эшкәртү заводы төзү буенча «Газпром»ның һәм «Сибур»ның уртак проектын гамәлгә ашырырга тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Signify компаниясе вәкиллеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Signify компаниясе - дөньяда яктылык диоды яктырткычларынң челтәр системасы өчен алымнар җитешетерүчеләре арасыда лидер. Компания 2016 елда Royal Philips компаниясеннән бүленү нәтиҗәсендә оештырылган.