Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында Технологик үсеш агентлыгы генераль директоры (Мәскәү) Сергей Зинченко нефть-газ тармагында проектларга ярдәм күрсәтү турында чыгыш ясады.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда нефть-газ тармагы өчен перспектив проектлар каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда нефть-газ комплексы өчен перспективалы проектлар каралды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Тантаналы чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владимир Швецов, Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов катнашты.
Татарстан Республикасы Инвесторлар клубының елны йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Быел Инвесторлар клубы "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены форматында Kazan Palace Hotel by Tasigo кунакханәсе мәйданында узды.
Чараны "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены магистры, ике кат "Бәллүр ябалак" яулаган Елизавета Овдеенко алып барды.
Сәламләү сүзе белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.
Бүген Казанда «Корстон» КСККда «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея» XV конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды» КБАО директоры Айнур Айдельдинов, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр советы утырышын уздырды. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.
Чараны видеоконференцэлемтә режимында РФ Президентының ИФОнда Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде.
Утырышта федераль башкарма хакимият органнарының Россия Федерациясе субъектларыныд дәүләт хакимияте органнары белән Идел буе федераль округы төбәкләрендә энергетик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә элемтәләре нәтиҗәлеген яхшырту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Узган ел белән чагыштырганда, быел Татарстан АЗСларында мотор ягулыгының сыйфаты яхшырган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнашты.
Искәртәбез, медиаклуб 2010 елда оештырылган. Бүген ул 120 журналистны берләштерә – Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен. Барысы да Татарстанда туган һәм республикада белем алган. Медиаклубны булдыру максаты – Татарстан икътисадын үстерүгә ярдәм итәрлек иҗтимагый инициативаларны хуплау, республика проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү, шул исәптән милли мәдәниятне һәм телне саклап калу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты. Эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия Федерациясендә төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эш төркеме утырышын уздырды.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы быел февраль аенда Иннополиста узган иде. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәләр биргән иде (утырыш халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте башкарма органнары эшенә багышланган иде).