Яңалыклар

15.01.2020

Россия Хөкүмәте  һәрвакыт ил мәнфәгатьләрендә, төбәкләр мәнфәгатьләрендә эшләде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсендә хәбәр итте. Искәртәбез, бүген Дмитрий Медведев Министрлар Кабинетының отставкасы турында игълан итте.

15.01.2020

Капитал кертүне яклау һәм хуплау турындагы закон проекты икътисадка инвестицияләрне җәлеп итүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XI Гайдар форумы кырларында хәбәр итте. 

15.01.2020

Бүген Мәскәүдә XI Гайдар форумы кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Виталий Мутконың берничш Россия регионы җитәкчеләре белән очрашуы узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

15.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) Советы әгъзаларының еллык гомуми җыелышын уздырды. Җыелыш Мәскәүдә XI Гайдар форумы киңлекләрендә узды. 

15.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» автозаводының беренче генераль директоры Лев Васильев белән очрашты. Очрашу Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Лев Васильевка Татарстан  автомобиль төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

15.01.2020

2019 елда икътисадта уңай динамика тәэмин ителде, һәм актив икътисади үсеш сакланды. Төп капиталга инвестицияләр күләме 2018 ел дәрәҗәсендә бәяләнә - 630,0 млрд сум.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бу мәгълүматларны бүген  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең  “Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар” темасы багышланган йомгаклау утырышында җиткерде.  

15.01.2020

ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең  “Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар” темасы буенча йомгаклау утырышында катнашты.

Бу чара Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең укыту-методика үзәге мәйданчыгында узды (Казан).

15.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Собраниесенә еллык юлламасын игълан итүдә катнаша.

15.01.2020

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татспиртпром”АҖнең яңа генераль директорын коллективка тәкъдим итте.

“Татспиртпром”АҖнә яңа генераль директор итеп Руслан Максудов билгеләнде.

14.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда  быел август аенда Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре Уеннарын әзерләү һәм үткәрүгә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Россия спорт министры Павел Колобков катнашты. 

Татарстан спорт министры Владимир Леонов киңәшмәдә искәрткәнчә, 2019 елның 25 октяберендә БДБ илләре башлыклары Советы тарафыннан әлеге уеннары уздыру турында карар кабул ителде. БДБ илләре Уеннары Казанда 2020 елның 20-27 августында уздыру планлаштырыла. 

Битләр: << 771 772 773 ( 774 ) 775 776 777 778 779 780 >>