ТР Премьер-министры Алексей Песошин республикада мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-аналар түләвен исәпләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Ихтыярыйларының мәгълүмат-ресурс үзәгендә булды, ул «Химиклар» МСда урнашкан. Үзәк базасында«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте штабы эшли
Бүген “Ростех” дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов рәислегендә КАМАЗ” ГАҖ директорлар советы утырышы узды. Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында муниципаль милек һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурычларны киметү буенча чаралар турында фикер алыштылар.
Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
Утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә үтте.
Казан Кремленә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары керү дәвам итә.
Котлаулар чит дәүләтләр вәкиләреннән, дипломатик миссияләрдән федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән керә.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең чираттагы утырышын уздырды.
Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Чистай комиссияләре әгъзалары утырышта видеоконференцэлемтә форматында катнаштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы рәисе итеп сайланды. Әлеге карар югары уку йортының Күзәтүчеләр советы утырышында чыгарылды. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чара онлайн форматта узды.
Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы У Инцинь Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен Татарстан халкын ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлый һәм Татарстан, киләчәккә яңа ноктадан карап, тагын да зур уңышларга ирешәчәк, дип ышаныч белдерә.
Көньяк Моравия крае Гетманы һәм Чехия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька Татарстанны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлый.