Яңалыклар

01.06.2020

2020 елның 20 июненнән “Ак канат” Бөтенроссия хәйрия балалар фестиваленә гаризалар кабул итү башлана. 3 яшьтән 19 яшькә кадәр булган ятим балалар һәм караучысыз калган балалар чакырыла.

30.05.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Химиклар көне белән котлады.

30.05.2020

Татарстан Республикасында агымдагы атнада яңа коронавирус инфекциясенең 445 яңа очрагы теркәлгән, аннан алдагы атнада 549 булган. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

30.05.2020

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

30.05.2020

Татарстан Республикасында агымдагы елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча 41 муниципаль берәмлектә 1 064 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла.

Мондый мәгълүматларны бүген республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

29.05.2020

Татарстан Хөкүмәте йортында бүген юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров уздырды.

29.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов       һәм Татарстан кешеләре адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килеп тора.

29.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аккош күле шәһәр урман паркында күлләрне экотернәкләндерү  һәм территорияне төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты. 

29.05.2020

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Әгерҗе районы Советы һәм “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлек Советының чираттан тыш уртак утырышында катнашты.

Бу чара Әгерҗе шәһәренең Мәдәният йортында узды.

29.05.2020

Бүген иртән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәре көне алдыннан «Казаноргсинтез» ГАҖта булды.

Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» ГАҖның Стратегик үсеш программасы проектларын гамәлгә ашыру барышы белән танышты, заводларның хезмәт коллективлары белән очрашты.   

Битләр: << 721 722 723 724 ( 725 ) 726 727 728 729 730 >>