Яңалыклар

23.05.2020

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Дөньядагы миллионлаган мөселман  бу изге көндә карашын нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештерә, игелекле гамәлләре аша мәңгелек рухи хәзинәләрне үзенә маяк итә, җан тынычлыгы таба, гөнаһлардан һәм начар ниятләрдән тәүбә итә.

23.05.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада мелиорация комплексы турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

23.05.2020

22 майга торак төзелеш программалары буенча республикада 995,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 33,4%ы. 2 атна эчендә үсеш 57 мең кв. метр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

23.05.2020

Үз эшләрен торгызып җибәргән барлык эшкуарлар да дезинфекция режимын һәм Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен катгый үтәргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

22.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан  мөрәҗәгате. 

22.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ABC.ru маркетплейска нигез салучы, аның инвесторы Алексей Банников белән очрашты.

Очрашу дистанцион видеоконференция режимында узды.

21.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан кешеләре адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлаулар килә башлады. Бүген үз котлау телеграммаларын Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов җибәрделәр. 

21.05.2020

Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате.

20.05.2020

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинны 30 августта, Республика көнендә Татарстанга чакырды.

Бүген бу хакта ул видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты белән очрашуда хәбәр итте.   

«Быел Сезнең Указ белән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган танталар планлаштырылган. Төп бәйрәм 30 августта, Республика көнендә булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

20.05.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды.

Республиканың икътисадый үсешенә бәйле мәсьәләләр кузгатылды. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чаралары турында да сөйләшмичә мөмкин булмаячак».

Битләр: << 721 722 723 724 725 726 727 728 ( 729 ) 730 >>