Яңалыклар

05.10.2020

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры итеп Марат Айзатуллин билгеләнде.

05.10.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда беренче «Адымнар» күп телле белем бирү комплексында булдылар.

05.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа җитәкчене  тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде.

03.10.2020

Татарстан Республикасында яшелчә уңышын җыю дәвам итә. Бүгенгә 1,4 мең га, ягъни 58% җыеп алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, рапс җыю дәвам итә: 148 мең тонна суктырылган, уңыш - 14 ц/га.

03.10.2020

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гидротехник корылмаларны инвентаризацияләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

03.10.2020

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 5 млрд. 407 млн. сумлык эш башкарылган, бу 85,09% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин та катнашты.

03.10.2020

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 7311 кеше тәшкил итә. Август аенда 899 очрак теркәлгән, сентябрь аенда – 721 очрак. Атна саен үсеш темпы 0,3% тәшкил итә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, Казанда август аенда бу очракларның гомуми саныннан 64% тәшкил иткән, сентябрьдә – 57%.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

02.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Химград» технополисы территориясендә яңа производстволарда булды.

«Химград» АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин хәбәр иткәнчә, технополис территориясендә хезмәткәрләре саны 9,3 мең кеше булган 318 компания эшли. 2020 елның 9 аенда резидентларның товар продукциясе җитештерү күләме 33,9 млрд. сум тәшкил итәчәк.

02.10.2020

Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб тренировкасына старт бирде.

02.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы буйлап яңа «Чайка-СПГ» теплоходында йөрде. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук проектны гамәлгә ашыручылар озата йөрде.

Битләр: << ( 681 ) 682 683 684 685 686 687 688 689 690 >>