Рөстәм Миңнеханов «Чайка-СПГ» теплоходында Казансу елгасы буйлап узды

02.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы буйлап яңа «Чайка-СПГ» теплоходында йөрде. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук проектны гамәлгә ашыручылар озата йөрде.

Теплоход А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында төзелгән. Быел август аенда тантаналы рәвештә суга төшерелгән. Яңа судноның 176 пассажир сыйдыра ала. "Чайка"ның заманча экстерьер һәм интерьер дизайны елга транспортында пассажирлар йөртү куркынычсызлыгының соңгы таләпләренә җавап бирә.

Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, сыекландырылган табигый газны теплоходта ягулык сыйфатында куллану өчен һәрберсе 6,7 куб. метр күләмендә 2 криоген бак урнаштырылган.

Теплоходны тәкъдир иткәннән соң Рөстәм Миңнеханов судно төзүчеләр белән сөйләшеп торды һәм аларга әлеге мөһим проектны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты ассызыклаганча, «Чайка-СПГ» – төрле транспорт төрләрендә мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтүдә мөһим адым. Кайбер белгечләргә республика бүләкләре тапшырылды.

Алга таба «Чайка-СПГ» «Казан-Свияжск» маршруты буенча экскурсия сәяхәтләрен гамәлгә ашыру өчен файдалануга тапшырылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.