ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина: салкын тию авыруларының берәр төрле билгеләре булган затларны эштән читләштерүне тикшереп торуны көчәйтергә кирәк

03.10.2020

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 7311 кеше тәшкил итә. Август аенда 899 очрак теркәлгән, сентябрь аенда – 721 очрак. Атна саен үсеш темпы 0,3% тәшкил итә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, Казанда август аенда бу очракларның гомуми саныннан 64% тәшкил иткән, сентябрьдә – 57%.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин та катнашты.

"Октябрь башы әлегә бик азга гына булса да, авыруның яңа очраклары арту сәбәпле борчу тудыра", - дип белдерде Марина Патяшина. Ул көзнең беренче аенда авырулар структурасының үзгәрүе турында хәбәр итте. Без авыручы балалар санының артуын күрмәдек, дип ассызыклады Патяшина. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында сентябрьдә авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән.

"65 яшьтән өлкәнрәкләр саны сентябрьдә бераз кимегән. Инфекциянең клиник чагылышлары структурасына килгәндә, без коронавируслы пневмонияләрнең өлеше 8% ка кимүен күрәбез, шул ук вакытта коронавируслы ОРВИ өлеше 10% ка артты, - диде Марина Патяшина. - Территорияләр буенча авырулар турында сөйләсәк, күпчелек очракларның гадәттәгечә Казанда теркәлүен исәпкә алырга кирәк. Районнарда сентябрь аенда авыруның берничә очрагы теркәлгән, әмма 3 район бар, анда авырулар саны арту күзәтелә – Апас, Буа, Питрәч районнары».

Марина Патяшина хезмәт коллективларында куркынычсызлык чараларын тикшерү һәм үтәү турында сөйләде. Ачыкланган һәр очрак буенча  инфекциянең таралуына юл куймас өчен эпидемиологик тикшерү үткәрелә. Авыру очраклары теркәлгән 127 хезмәт коллективының 83ендә (65%) хезмәткәрләрнең авыруларына китерергә мөмкин булган хокук бозулар ачыкланды. Моннан тыш, авыручыларның күбесе еш кына җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүләре турындагы сорауга җавап бирә алмый, дип сөйләде Марина Патяшина.

Ул хәзерге вакытта салкын тию авыруларының нинди дә булса билгеләре булган затларны эштән читләштерүне тикшереп торуны көчәйтү мөһимлегенә басым ясады.

«Казан» халыкара аэропорты Төркия Республикасыннан 260 рейс кабул итте, аларда 52 меңнән артык пассажир килде, шул исәптән Татарстан халкы – 30 меңнән артык кеше. Алар арасында яңа коронавирус йоктырган 11 кеше теркәлгән. Чит илләрдән килеп төшкәннән соң Covidка тикшерүдән баш тарткан затларга беркетмәләр төзелде. 60 беркетмә төзелде инде, аларның 14е буенча судлар тарафыннан 109 мең сумнан артык штраф салу турында карар кабул ителде», - дип хәбәр итте Марина Патяшина

Ул шулай ук Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан контроль көчәйтелгән, дип искәртте. Соңгы 2 атнада 1268 объект тикшерелгән, шул исәптән соңгы атнада – 800гә якын. "Җитешсезлекләр ачыкланган объектларның артуы борчый. Аларга карата административ эшләр кузгатылган», - диде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы

Җәмәгать транспорты яңа коронавирус белән зарарлану куркынычы зонасы булып кала бирә, дип искәртте Марина Патяшина. Пассажирлар йөртүнең куркынычсыз шартларын үтәү буенча рейд үткәрелде. Транспортның тикшерелгән 37 маршрутыннан кондукторлар тарафыннан битлек режимын бозу очраклары 18ендә ачыкланган.

Социаль яклау учреждениеләрендә, күп функцияле үзәкләрдә ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелгән.

Азык-төлек кибетләрендә тикшерүләр дәвам итә. 2 атна эчендә 184 сәүдә объекты тикшерелгән. 15 объектта җитешсезлекләр ачыкланган.

168 җәмәгать туклануы предприятиесе тикшерелгән. 15ендә хезмәткәрләр тарафыннан битлек-перчатка режимына гына түгел, ә үз хезмәткәрләре өчен термометриягә дә игътибар итмәү ачыкланган.

Казанда кабат «Добропек» челтәренең 27 пекаре тикшерелде. Бары тик 4 очракта гына хокук бозу очраклары ачыкланды.

Моннан тыш, 56 югары уку йорты, шул исәптән филиаллары, тулай торак объектлары тикшерелде. Инфекциянең таралуын профилактикалау буенча чаралар бары тик 4 объектта гына үтәлмәгән. Марина Патяшина сентябрьдә инде 7 студент авырып китте, дип ассызыклады.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы гриппка каршы вакцинопрофилактика турында хәбәр итте. 2020 елга план – 2 341 730 кеше, ягъни халыкның 60% ы. 772 384 доза алынган, ягъни планның 33% ы. 740 030 кеше прививка ясаткан инде.

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә тикшерүләр турында сөйләгәндә, Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, соңгы ике атнада 119 мәктәп тикшерелгән, 17 мәктәптә (Әгерҗе, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас районнары) кисәтүләр булган. Инфекция үтеп керү һәм таралу өчен төп киртә – керү юлында фильтр үткәрү. Фильтрларда барлыгы 4440 бала кире җибәрелгән. Соңгы атна эчендә ОРВИ таралуга бәйле рәвештә, 16 мәктәптә уку процессы туктатылганинде, һәм бу – инфекция таралуны тоткарлау өчен нәтиҗәле чара, дип белдерде Марина Патяшина.

Марина Патяшина гражданнар өчен шәхси саклану чараларын мәҗбүри рәвештә йөртү турында искә төшерде, бигрәк тә бу җәмәгать транспортына, ваклап сату кибетләренә, кешеләр күпләп була торган башка урыннарга кагыла.

Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәү, шәхси саклану чараларын – битлекләрне, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта, ваклап сату объектларында мәҗбүри йөртү вәзгыятен катгый контрольдә тотарга кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.