Бүген Чаллы шәһәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте йортында мәдәният өлкәсендә премияләр тапшыру тантанасы узды.
2019 елда бу премиягә 26 кеше лаек булган, алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында яңа «Клевер» спорт-савыктыру комплексында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Ул эш сәфәре барышында «Энергетик» мәдәният сараена ясалган капремонтны бәяләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Александр Новак Зәй ГРЭСын модернизацияли башлауга багышланган тантанада катнаштылар. Станция белән янәшә 850 МВт яңа пар-газ җайланмасы төзеләчәк, бу ГРЭСның нәтиҗәлелеген шактый арттырачак.
Бүген Зәйгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Александр Новак Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан энергетикасы ветераны Леонид Мачтаковка кунакка кереп чыктылар.
Татарстанның барлык мәктәпләре югары тизлекле интернет белән тәэмин ителде. Барлыгы 1680 гомуми белем бирү оешмасы. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән республика финансчыларын һәм финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең гомуми хисап-сайлау җыелышында катнашты.
Җыелыш «Корстон» КСККда узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты.
Искәртәбез, Татьяна Москалькова Казанда эш сәфәрендә. Кичә, 7 сентябрьдә, ул Казан Федераль университеты студентларына Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты килеп чыгышы һәм аның хокук яклау системасындагы урыны турында лекция сөйләде.