Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Химград» технополисы территориясендә яңа производстволарда булды.
«Химград» АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин хәбәр иткәнчә, технополис территориясендә хезмәткәрләре саны 9,3 мең кеше булган 318 компания эшли. 2020 елның 9 аенда резидентларның товар продукциясе җитештерү күләме 33,9 млрд. сум тәшкил итәчәк.
2018 елда «Химград» «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проектында катнашкан, ул "Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проектына кертелгән. Проект кысаларында гомуми мәйданы 31,8 мең кв. м. булган җитештерү биналарын төзү һәм реконструкцияләү каралган. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд сумнан артык.
Рөстәм Миңнехановка 2019 елда беренче фаза кысаларында 4 җитештерү бинасы төзелүе турында сөйләделәр. Бүгенге көндә әлеге объектларда 13 компания эшчәнлек җәелдергән, аларда 214 кеше эшли.
Татарстан Президенты яңа резидентлар эшчәнлеге белән җентекләп танышты. Ул кием тегү фабрикасында, балык тоту спорты һәм ял итү өчен көймәләр төзү цехында, бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләрен, герметизацияли торган пленка, косметика һәм ортопедия товарлары, үтә күренмәле конструкцияләр һәм башка продукция җитештерү буенча җитештерү мәйданчыкларында булды. Татарстан Республикасы Президенты резидент компанияләр вәкилләре белән аралашты, җитештерү линияләрен карап чыкты һәм җитештерелә торган товарлар үрнәкләрен бәяләде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов барында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Мәсәлән, «Химград» АҖ һәм «Autopart Srl» автокомпонентлар җитештерүче технополис территориясендә җитештерүне оештыру турында килештеләр. Шулай ук «Химград» АҖ, Казан технология һәм дизайн көллияте һәм индивидуаль эшкуар Н.В.Казаев арасында тегү производстволары өчен кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.