Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ундүртенче утыршы узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итте.
Утырыш Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында барды (Казан). Рәсми Татарстан сайтында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында турыдан-туры трансляция оештырылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырышта 2020 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, октябрь аена һәм агымдагы елның дүртенче кварталына бюджеты расланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Халыкара Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумы ябылышында катнашты. Форум видеоконференцэлемтә режимында узды.
Иртәгә, 2020 елның 24 сентябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.
Бүген Чаллыда дүртенче чакырылыш шәһәр советы сессиясе узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – шәһәр мэрын сайлау иде. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Чаллы мэры итеп Наил Мәһдиев сайланды. Аның кандидатурасын 32 депутат хуплады.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Алтай Республикасы Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин имза куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мостотрест» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
“Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты турында Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.
Бүген Казанда Татарстан территориясендә газ белән тәэмин итү өлкәсендә көйләү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары турында килешү имзаланды.
Имзалау ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов статс-секретарь - Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.