Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “2020 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын уздыру турында” темасы буенча брифинг узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында узган утырышта төбәкләрдә 2030 елга кадәр ил үсешенең илкүләм максатлары турындагы Указны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдиновка өстәмә медицина җиһазлары алырга сертификат тапшырды.
Бүген казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Адымнар” күптелле белем бирү комплексларын төзү һәм проектлау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген АТССР Халык Комиссарлары Советы - республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулды.
Бүген Казанда ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев белән бергә гражданнарны кабул итте. Кабул итү видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Костанайга (Казахстан Республикасы) эш сәфәре кысаларында узды.
Очрашу кысаларында яклар Казахстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай шәһәрендә (Казахстан Республикасы) эш сәфәрендә, анда ул «КАМАЗ» йөк техникасы детальләре өчен чуен кою производствосы буенча яңа завод нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Чарада Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин да катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Машина төзелеше көне белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев белән очрашты.
Яклар төбәк хакимияте органнары һәм прокуратура арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Зайцев коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә катлаулы эпидемиологик вәзгыять чорында хезмәттәшлек темасын кузгаттылар.