Яңалыклар

16.12.2020

Бүген Лаешка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район үзәк хастаханәсендә булды, «Таттехмедфарм» дәүләт челтәре даруханәсендә булды, шулай ук Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов ис. мәктәптә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән танышты.

16.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаешта эш сәфәрендә булды. Визиты барышында ТР Президенты «Лаеш Арена» ябык түбәле боз шугалагын ачуда катнашты. Рөстәм Миңнехановны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде

16.12.2020

Республика халкының көндәлек хезмәте Татарстан Республикасының уңышлы үсеше нигезе булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында белдерде.

16.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Акыллы балалар» балалар бакчасында булды.

16.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы, КФУның атказанган профессоры Александр Коновалов белән очрашты. Казан галиме, органик химия өлкәсендә күренекле өлеш керткәне өчен В.В. Марковников исемендәге Халыкара премиянең беренче лауреаты булды.

15.12.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Сетевая  компания” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды.

Утырыш видеоконференция режимында узды.

15.12.2020

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Сбербанк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк президенты, идарәсе рәисе Герман Греф кул куйды.

15.12.2020

Татарстан башкаласында Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын уздыруга зур әзерлек башланды. Әзерлекнең барышы һәм уеннар программасы турында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.

Казан Россия территориясендә беренче тапкыр Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарын үткәрү хокукын яулады. Интеллектуаль тайпылышлары булган спортчылар өчен бу ярышлар бик мөһим, аңа җитди һәм ныклап әзерләнергә кирәк.

14.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Визиты кысаларында ул «Хортум» ФҖП ҖЧҖ компенсаторлар җитештерү заводы эше белән танышты.

14.12.2020

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов быел капиталь ремонт ясалган «Нур» яшьләр үзәгендә булды. Рөстәм Миңнехановны ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.

Битләр: << 661 ( 662 ) 663 664 665 666 667 668 669 670 >>