Яңалыклар

09.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков өендә булдылар.

09.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовның каберенә чәчәкләр салдылар.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Борис Кузнецовның якыннары һәм туганнары катнашты.

08.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ватан Геройлары көне уңаеннан мөрәҗәгате.

08.12.2020

Татарстанда мәктәп ашханәсен яңарту буенча юл картасын эшлиләр.

Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

05.12.2020

Казанда Иске обряд тарихы музее ачылды. Беренче булып яңа музейда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русь митрополиты Корнилий булдылар.

05.12.2020

Бүген, Ихтыярый көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика ихтыярыйлар оешмалары активистлары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

05.12.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанның Авиатөзелеш һәм Киров районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды.

ТР Хөкүмәте башлыгын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков һәм Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров озата йөрде.

05.12.2020

Республикада 2020 елга торак төзелешендә, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм социаль әһәмиятле объектлар төзелешендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру тәмамлана. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә агымдагы эш нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат бирде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

05.12.2020

Ябык биналарда массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр шартларында ачык мәйданчыкларда эшне активлаштырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

04.12.2020

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Казанда Су спорты төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды.

Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һ. б. катнашты.

Битләр: << 661 662 663 664 ( 665 ) 666 667 668 669 670 >>