Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы, КФУның атказанган профессоры Александр Коновалов белән очрашты. Казан галиме, органик химия өлкәсендә күренекле өлеш керткәне өчен В.В. Марковников исемендәге Халыкара премиянең беренче лауреаты булды.
Рөстәм Миңнеханов Александр Коноваловны югары бүләк белән котлады, аның Казан химия мәктәбе һәм тулаем Россия фәне үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, В.В. Марковников исемендәге Халыкара премия Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Татарстанда химия фәнен алга таба үстерү, галимнәрне органик химия өлкәсендә күренекле фәнни хезмәтләре, уйлап табулары һәм ачышлары өчен бүләкләү» максатларында 2020 елда гамәлгә куелды.