Республика халкының көндәлек хезмәте Татарстан Республикасының уңышлы үсеше нигезе булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында белдерде.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, бөтен кешене үз эшенә бирелгәнлек берләштерә. Катлаулы чорга карамастан, Россия субъектлары арасында Татарстан алдынгы урыннарны саклый.
2020 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме, сәнәгать җитештерүе индексы, төп капиталга инвестицияләр күләме югары дәрәҗәдә саклана.
Россия Федерациясе субъектлары арасында республика сәнәгать җитештерүе күләме буенча 4 нче урында, төзелеш эшләре күләме буенча 6 нчы урында, торак тапшыру буенча 4 нче урында һәм ваклап сату әйләнеше буенча 7 нче урында тора, дип ассызыклады Алексей Песошин.
“Пандемия шартларында Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары бик кыска срокларда дарулар, антисептиклар, шәхси саклану чараларын җитештерүне үзләштерделәр һәм үстерделәр. Рекордлы кыска срокта – 100 көн эчендә – Республика инфекцион авырулар хастаханәсенең яңа заманча корпусы төзелде һәм иң яңа медицина техникасы белән җиһазланды. Республика медицина берлеге тарафыннан бик зур көч һәм тәҗрибә тупланды. Пандемияне җиңгәч, алар сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү буенча эшләрен дәвам итәчәк”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.
Республиканың мәгариф оешмалары “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша.Татарстан укучыларының БДИ нәтиҗәләре уртача Россия күрсәткечләреннән югарырак. 2,5 мең укучы отличник аттестатлары алды һәм медальләр белән бүләкләнде.
Алексей Песошин шулай ук киләсе елның Татарстан Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителүен искә алды.
“Ышанам, киләсе елда булачак чаралар шулай ук югары дәрәҗәдә узачак. Республика халкының көндәлек хезмәте Татарстан Республикасының уңышлы үсеше нигезе булып тора. Бүген нәкъ менә сез монда очраклы түгел. Сезнең талантыгыз, хезмәт сөючән һәм нык булуыгыз илебезне көчле һәм гөрләп алга баручы итә. Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм иртәгәге көнгә ышанычлык телим! Намуслы хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм”, - диде Алексей Песошин.
Бүген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә 40 татарстанлы лаек булды.