Бүген Лаешка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район үзәк хастаханәсендә булды, «Таттехмедфарм» дәүләт челтәре даруханәсендә булды, шулай ук Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов ис. мәктәптә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән танышты.
Район үзәк хастаханәсендә Рөстәм Миңнеханов кабул итү бүлеген, ашыгыч ярдәм бүлеген, лабораторияне карады. Лаеш РҮХнең баш табибы Елена Коробова хәбәр иткәнчә, медицина учреждениесе базасында коронавирус белән авыручылар өчен госпиталь оештырылган, пациентлар агымнары белән идарә итү буенча системалы эш җайга салынган.
Медперсонал белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов хезмәт шартлары, саклагыч костюмнар һәм федераль түләүләр белән кызыксынды. Табиблар бүгенге көндә барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, дип җавап бирделәр. «Хәзерге шартларда сез мөмкин кадәр йөкләнеш белән эшлисез һәм бик мөһим миссия башкарасыз. Рәхмәт сезгә!» - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ТР Президенты янәшәдә урнашкан «Таттехмедфарм» дәүләт челтәренең даруханә пунктын карады. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, медикаментларга кытлык юк, системалы тәэмин итү алып барыла. Волонтерлар ярдәме белән коронавирус белән авыручыларга дарулар китерү оештырылды.
Аннары Татарстан Президенты Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәптә булды, анда ул кече сыйныф укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү проектын гамәлгә ашыру белән танышты. Рөстәм Миңнеханов ашамлыклар ассортименты һәм китерелә торган продуктларның сыйфаты белән танышты, шулай ук мәктәп менюсыннан төшке ашны татып карады.