Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ Мастер» командасына «Дакар» халыкара раллиенда җиңүләре белән котлау телеграммасы юллады.
Ул шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «КАМАЗ Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга, «КАМАЗ Мастер» командасының коллективына котлау сүзләрен җиткерде.
«Дакар» халыкара раллиенда «КАМАЗ Мастер» командасының яңа триумфы белән ихлас котлауларымны кабул итегез. Мактау баскычындагы барлык өч урынны да камазлылар били - бу коллективтагы ныклы команда рухын, КАМАЗ техникасының югары сыйфатын һәм команданың һәр әгъзасының профессиональлеген раслау. Без сезнең белән горурланабыз!
Дмитрий Сотников экипажын беренче «алтын бедуин» белән котлыйм. Яшьләрнең компетенцияләре һәм тәҗрибәсе елдан-ел арта баруын күрү куанычлы. Командада белгечләрнең һөнәри үсеше эше дөрес алып барылганлыгы күренеп тора, һәм бу лаеклы нәтиҗәләр бирә. Сезгә яңа җиңүләр, спорт уңышлары, нык сәламәтлек һәм бәхет телим.
Иң изге теләкләр белән, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов».