Рөстәм Миңнеханов: халыкны яңа Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү түләүсез һәм ирекле рәвештә башкарыла

16.01.2021

Без халыкны яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы масштаблы вакцинацияләүне башлыйбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, 2021 елның 14 гыйнварга республикада 2889 кеше вакцинациналаштырылган, бу – сәламәтлек саклау, мәгариф хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр.

"Вакцинация 57 медицина учреждениесе базасында башкарыла һәм безгә халыкны вакциналаштыру пунктларының санын арттырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сәнәгать предприятиеләрендә бу мәсьәлә буенча эшне активлаштырырга. Мин Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгына, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, вакцинациналаштырылган гражданнар исәбен алып барырга куштым. Февраль аенда бу эш дәвам итәчәк, бу - «Спутник» һәм «Вектор» вакциналары, тиздән өченче вакцина да барлыкка киләчәк».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук халыкны вакцинацияләүнең бушлай һәм ирекле рәвештә башкарылуын ассызыклады. Штаб көн саен нинди прививкалар алуы, вакцинацияләр кайсы җирләрдә үткәрелүе турында хәбәр итәчәк.

Татарстан Президенты, яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, бүген Роспотребнадзор таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк, дип ассызыклады. Без гражданнарның бу таләпләрне үтәүләре, шәхси саклану чаралары – битлекләрдән файдалануларыннан уңай нәтиҗәләр күрәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген республиканың юл хезмәтләренә катлаулы һава шартларында эшләргә туры килә, диде аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, кар яву һәм кар бик күп булу сәбәпле, коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли. Республикада төп юл магистральләре һәм трассалар чистартыла, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма башка автомобиль юллары буенча транспорт йөрешен тәэмин итәргә, шулай ук ишегалларын да кардан чистартырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына ТКХ һәм юл комплексы предприятиеләренең эшен көчәйтелгән режимда тәэмин итәргә кушты. Ул шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләренә, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә оператив рәвештә реакция белдерергә, катлаулы һава шартлары һәм авария хәлләренең нәтиҗәләрен вакытында бетерергә кушты.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда күп кенә гражданнарның җылылык өчен счет алуларына игътибар итәргә кушты, анда сумма алдагы күрсәткечләрдән артып киткән. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, биредә халык арасында җитди аңлату эшләре алып бару зарур. Ул декабрь салкын булды һәм җылылык куллану артты, дип искә төшерде. «Һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тикшерегез, әгәр дә исәп-хисапта хаталар булса – төзәтергә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм иң мөһиме аңлату эшләре алып барырга кирәк».

Татарстан Президенты сорауларына җавап биреп, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев оешмага җылылык өчен счетлар буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр керүен, мондый мөрәҗәгатьләр өчен «кайнар линия» ачылуын хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов мондый мөрәҗәгатьләргә оператив рәвештә җавап бирергә кушты.

Татарстан Президенты шулай ук искә төшергәнчә, киләсе атнада 18-19 гыйнварда, Крещение бәйрәме уңаеннан, гражданнарның массакүләм коенулары узачак. Крещение коенулары узачак урыннарда гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, гражданнарга коену урыннарының кайда оештырылуы турында хәбәр итү мөһим, диде ул. Шулай итеп, республикада Крещение бәйрәмнәре чорында массакүләм коену оештырылачак – моның өчен 124 купель җиһазландырылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.