Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.
Очрашу кысаларында яклар берничә уртак юнәлешле программаны үтәү мәсьәләләре, шулай ук 2021 елда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Валерий Фальков Иннополис Университетының Күзәтчелек советының яңартылган составына керде һәм 2020 елның 3 декабрендә аның утырышында катнашты.