Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» компанияләр төркеме президенты Алексей Исайкин белән очрашты. Очрашу онлайн-форматта узды.
«Волга-Днепр» компанияләр төркеме 30 ел дәвамында Россия йөк авиациясен халыкара базарда тәкъдим итә. Төркем составына Россиянең алдынгы йөк авиакомпанияләре керә, компания шулай ук йөк чартер рейсларын башкара.
Очрашу кысаларында яклар Татарстан белән «Волга-Днепр» ДК арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча адымнар билгеләделәр. Аерым алганда, «Казан»халыкара аэропорты базасында транспорт узелын булдыру проекты турында фикер алыштылар.