Яңалыклар

10.02.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә оештырылган «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсендә булды.

Күргәзмәдә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән 200дән артык предприятие һәм кайбер әйдәүче чит ил компанияләре катнаша.

10.02.2021

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

09.02.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт муниципаль районы Советының отчет утырышында катнашты.

Төп докладны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов ясады.

09.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис үсеше буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

09.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

09.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шаян ТВ» телеканалында булды.

Телеканал бинасы Казанның Горький ур., 15 адресы буенча урнашкан. Искәртик, телеканал Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2018 елның 12 ноябреннән башлап тәүлек буе аерым телевизион канал буларак эшли. Бу татар телендә тәүлек буе эшли торган беренче балалар телеканалы.

09.02.2021

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Тукай муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.

Сессия Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йорты мәйданчыгында узды.

09.02.2021

ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта бүген “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар” ралли подиумында конкуренциянең бик җитди булганын һәм команданың киләсе ралли-марафонга кайчан әзерләнә башлавы хакында сөйләде.

Брифинг “Дакар-2021” ралли-марафонында “КАМАЗ-мастер” командасының катнашу нәтиҗәләренә багышланган иде һәм барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

08.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советының һәм Татарстан Республикасында Фән һәм технологияләр Елын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында катнашты.

 

08.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.

Битләр: << 641 642 643 ( 644 ) 645 646 647 648 649 650 >>