Татарстанда теркәлгән хокуклары булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча эш алып барыла

23.01.2021

Татарстанда теркәлгән хокуклары булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча эш алып барыла. 2020 елда бу эшнең ничек алып барылуы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин кыскача сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Фәнил Әһлиуллин ассызыклап үткәнчә, 2020 елдан башлап һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында инвентаризацияләү чараларын тормышка ашыру өчен җаваплы затлар билгеләнгән. Барлыгы 850 мең "проблемалы" күчемсез милек объектлары ачыкланган. Бүгенге көндә 760 меңнән артык объект тикшерелгән, бу гомуми санның 90% ын тәшкил итә.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы шулай ук инвентаризацияләү барышында ачыкланган иясез милекне муниципаль милеккә рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында да сөйләде. Иясез мөлкәтне мирас итеп алу һәм исәпкә алу тәртибе, шулай ук аны Россия Федерациясе субъектлары милкенә яки муниципаль берәмлекләр милкенә тапшыру тәртибе закон белән билгеләнә.

Инвентаризация барышында гражданнарның элек җиргә дәүләт актлары, нотариус һәм БТИ документлары белән расланган хокуклары булуы ачыкланган. Мондый хокукларны теркәү 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләүне таләп итә. Шул ук вакытта күрсәтелгән гражданнар тарафыннан хокукларны теркәү буенча хезмәтләр ул вакытта гамәлдә булган законнар кысаларында түләнгән: җиргә дәүләт актларын биргәндә, нотариус һәм техник инвентаризация бюросы хезмәтләренә түләгәндә.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан элек барлыкка килгән хокукларны теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләүдән физик затларны азат итү турында инициатива әзерләнгән. Россия Федерациясе Салым кодексының 25.3 бүлегенә тиешле үзгәрешләр кертелгән. Шулай итеп, хәзер элек барлыкка килгән хокукларны теркәү бушлай башкарыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.