Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе коллегиясенең 2020 елга йомгаклау һәм 2021 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Идарәсе бинасында (Казанда) узды.
Төп доклад белән РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының мөһим бурычы –милли телләрдә матбугат чараларын үстерү һәм саклау. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Бу чара Милли китапханә бинасында (яңартылган “Казан” ММҮ) узды.
Коллегиядә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе Евгений Примаков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Социалистик Хезмәт Герое Хаҗиев Галимҗан улы вафатына бәйле рәвештә некрологка кул куйдылар.
Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде.
2021 елның 2 февралендә 91 яшендә легендар бораулау остасы, Социалистик Хезмәт Герое Хаҗиев Галимҗан Мөхәммәтша улы вафат булды.
Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча “Кайгырту” (“Забота”) платформасы эшли башлады. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.
Яңа ресурста республика халкына сигез социаль ярдәм чарасы тәкъдим ителә.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Kazan Digital Week - 2021 халыкара форумын уздыруга әзерлек буенча фикер алыштылар.
Утырыш ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада төрле ведомство вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.
Коллегия Казанда Алафузов театрының тарихи бинасында (Гладилов ур., 49) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет академия театры баш дирижеры Ренат Салаватовка Дуслык ордены тапшырды. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозовка Самара өлкәсендә пассажир автобусы белән булган фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.