Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә: юллар өлкәсендәге әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә

22.01.2021

Татарстан Республикасында юллар өлкәсендәге әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк, алар арасында Идел аша күпер белән М-12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан»; М-7 «Идел» М-7, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп үтү юллары һ.б. бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Коллегия Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәге мәйданчыгында узды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов, төп транспорт магистральләрен һәм юл буе инфраструктурасын үстерү мөһимлеге турында сөйләгәндә, барыннан да элек, якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк, дип ассызыклады.

Аның сүзләренә караганда, бүген мөһим бурыч – юл төзелешен торак, сәнәгать һәм эшлекле төзелеш белән бергә алып баруны тәэмин итү, транспорт агымының арта баручы интенсивлыгын исәпкә алып юллар төзү. Моннан тыш, аерым торак пунктының гына түгел, ә тулы бер агломерациянең үсешен исәпкә алу мөһим.

"Юллар төзелеше сыйфаты мәсьәләсе элеккечә актуаль булып кала бирә", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, республикада актив эшли торган «Халык контроле» системасында халыкның 20%ы нәкъ менә автомобиль юлларының сыйфатына һәм ремонтына кагыла.

«ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенә төзелешнең барлык этапларында да юл эшләре технологияләренең үтәлешен контрольдә тотарга кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Материалларның сыйфаты төзелеш тармагы өчен дә, юллар төзелеше өчен дә мөһим, дип ассызыклады ул. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты яңа материалларны өйрәнү һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү өчен полигон булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук түрәләргә узган елда республиканың төрле шәһәрләрендә җәмәгать транспорты эше буенча проблемалы мәсьәләләрнең барлыкка килүен искәртте. Аның сүзләренә караганда, системалы эшнең булмавы Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Әлмәттә киеренке хәлләргә китергән.

«Муниципаль берәмлекләр башлыклары гына гаепле дип әйтәсем килми, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әмма без мондый хәлләргә юл куймаска тиеш түгел. Җәмәгать транспорты сыйфатлы, уңайлы булырга тиеш. Хәзер күпләр бөкеләрдә торып булса да, үз автомобильләренә йөрергә әзер. Без пассажирларны маршрут транспортына кайтару өчен шартлар тудырырга тиеш".

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җәмәгать транспортын йөртүчеләр һөнәренең дәрәҗәсен арттыру мөһим.

"Пассажирлар йөртү куркынычсызлыгы өлкәсендә җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәү трамвай һәм автобуслар януга, җәмәгать транспорты катнашында резонанслы юл-транспорт һәлакәтләренә һәм кешеләрнең һәлак булуына, пассажирларга карата начар мөнәсәбәт очракларына китерде. Муниципалитетлар башлыкларыннан һәм Транспорт министрлыгыннан әлеге моментларны аерым контрольгә алуыгызны һәм аларны алга таба да булдырмауларын сорыйм", - диде ТР Президенты.

Елгаларда пассажирлар йөртү өлкәсендәге вәзгыять турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов елга суднолары паркын яңартырга кирәклеген ассызыклады, чөнки бу, барыннан да элек, пассажирларның куркынычсызлыгына бәйле. Аның сүзләренә караганда, су транспорты – асылда социаль проект, чөнки нәкъ менә су транспортыннан керемнәре уртача дәрәҗәдә булган пассажирлар файдалана.

Горький тимер юлы белән хезмәттәшлек кысаларында Казанда боҗра тимер юл хәрәкәтен оештыру буенча проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук «Казан» халыкара аэропорты» АҖнең 2050 елга кадәр мастер-планын эшләргә кирәклеген искәртте. Моннан тыш, субсидияләнә торган төбәк авиамаршрутлары санын арттыру өстендә эшләү мөһим.

Тулаем алганда, Татарстан Президенты транспорт комплексы хезмәткәрләренә республиканың икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм алдынгы белгечләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.