Яңалыклар

20.02.2021

Бүген Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе территориясендә «Волга» яңа газ турбинасы энергетика җайланмасын төзү тәмамлануга багышланган тантаналы чара узды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

20.02.2021

2021 елда Татарстан Республикасында 2 млн. 670 мең кв. м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге күләмнең 16,5% ы төзелгән инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

19.02.2021

Бүген Татарстанга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов эш сәфәренә килде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Россия вице-премьеры Юрий Борисов «Алабуга» МИЗда «Алабуга-Волокно» углерод җепселләре җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты һәм гражданнар авиатөзелешендә һәм сәнәгатьнең башка тармакларында композит материаллар импортын алмаштыру темасына киңәшмә уздырды.

19.02.2021

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе онлайн трансляцияләнәчәк. Чара шимбә көнне, 2021 елның 20 февралендә узачак.

Коллегиянең төп темасы –  «2020 елда Татарстан Республикасы сәнәгатен һәм кулланучылар базарын үстерү йомгаклары, 2021 елга бурычлар, икътисад үсеше резервлары».

19.02.2021

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов Татарстанга эш сәфәренә килде. «Бигеш» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

19.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 ел йомгаклары буенча Түбән Кама муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.

19.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

19.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районына барды. Визит барышында ул күп профильле район үзәк хастаханәсендә булды, анда узган ел 3 нче дәвалау корпусына капиталь ремонт ясауның беренче этабы тәмамланган иде.

18.02.2021

Татарстанда өченче ел рәттән чит илләргә азык-төлек чыгару арта бара. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика чит илләргә 273 млн долларга азык-төлек чыгарган.  

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

18.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елгдагы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Судьялары киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Совет район судының яңа бинасын карады. Бина Патрис Лумумба урамында кыска вакыт эчендә төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов суд утырышлары залларын, судьялар кабинетларын һәм яңа бинаның башка бүлмәләрен карады.

Битләр: << 631 632 633 634 635 636 637 638 639 ( 640 ) >>