Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Мәгариф өлкәсендә 234 объектны үз эченә алган 7 программа гамәлгә ашырыла. Капиталь ремонт программалары кысаларында 43 мәктәп - 66%ка, 7 балалар бакчасы буенча 64%ка башкарылган. Бу атнада Биектау районында 1 балалар бакчасында эшләр тәмамланган. Мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау программасы кысаларында 143 объектта эшләр планлаштырылган, бүгенге көндә ул 43% тәшкил итә. Агымдагы атнада Саба районында эшләр тәмамланган. 9 ресурс үзәген һәм 53%ка 4 урта һөнәри белем бирү тулай торагын капиталь ремонтлау буенча эшләр башкарылган.
Сәламәтлек саклау тармагында өч программа кысаларында 149 объект яңартыла. Беренчел звенодагы 118 учреждение буенча эшләр 86%ка башкарылган. Бу атнада Баулы, Яңа Чишмә, Алексеевск һәм Азнакай районнарының ФАПларында эшләр төгәлләнгән. 31 стационар учреждение буенча башкарылыш 63% тәшкил итә. Бу атнада Тәтеш үзәк район хастаханәсенең дәвалау корпусы буенча эшләр төгәлләнгән.
44 мәдәният объектын ремонтлау 4 программа кысаларында алып барыла. Бу - 34 авыл мәдәният йорты, аларның үтәлеше 58% тәшкил итә. Бу атнада Мамадыш, Кукмара һәм Апас районнарында эшләр төгәлләнгән. 10 тармак белем бирү учреждениесендә эш күләме 55%ка үтәлгән. Агымдагы атнада Биектау районында эшләр төгәлләнгән.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә биш программа гамәлгә ашырыла 28 объект. 6 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау буенча подрядчылар эш күләменең 76%ын башкарган. 4 яшүсмерләр клубын ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре 91%ка үтәлгән. Бу атнада Әлмәт районының бер объектында эшләр тәмамланган. 8 яшьләр үзәгенең әзерлеге 72%ка җиткән. 10 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлауга килгәндә, алар буенча башкару 21% тәшкил итә. Бу атнада Чаллыда эшләр төгәлләнгән.
2 программага экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсеннән 23 объект кертелгән. Алар буенча эш башкару 63% тәшкил итә. Агымдагы атнада бер объектны Питрәч районында төгәлләгәннәр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча барлык 19 объектта да эшләр башкарылган. Бу ветеринария берләшмәләре, «Россельхозцентр» федераль учреждениесе һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналары.
Социаль яклау министрлыгының 35 объектының 31е әзер. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми башкарылышы 89%. Агымдагы атнада Чистай районында ике объект төзелеп беткән.
Спорт объектлары буенча капиталь ремонт 51%ка башкарылган, урманчылык объектлары - 95%, муниципаль архивлар - 91%, Мамадышта җәмәгать судьялары участогы бинасы - 70%, хәрби комиссариатлар - 62% (бу атнада Казанда эшләр тәмамланган), башкарма комитет биналары - 99%, Росгвардия карамагындагы биналар - 8%.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2023 елда 751 торак объект ремонтланачак. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми башкарылышы 77% тәшкил итә, шул исәптән сезонлы эшләр 80%. 180 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, шулардан соңгы 2 атнада 13 муниципалитетта 44 объект.