Рөстәм Миңнеханов «ВЭБ.РФ» үсеш дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов белән очрашты

14.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов " ВЭБ.РФ" үсеш дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Әңгәмә барышында яклар республикада ВЭБ.РФ ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алыштылар.

"Татарстан ВЭБ. РФ белән актив хезмәттәшлек итә. Сезнең ярдәм белән Иннополиста 2 заманча технопарк төзелә. Эре инфраструктура проектлары моношәһәрләр линиясе буенча гамәлгә ашырыла", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, очрашуда 2013 елда Казанда узган Универсиаданы искә алдылар. Быел Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын уздырганга 10 ел тулды. Игорь Шувалов, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары буларак, 2013 елгы Универсиаданың оештыру комитетын җитәкләгән иде. "Казанда студентлар уеннарына әзерлек барышында 500дән артык объект төзелде һәм реконструкцияләнде", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Игорь Шувалов Казандагы Универсиадага әзерлек елларын җылылык белән искә алды, студентлар уеннары мирасы бүгенге көнгә кадәр республикага хезмәт итә, дип билгеләп үтте.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Игорь Шуваловка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.