Рөстәм Миңнеханов җәмәгать киңлекләренә хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен контрольгә алырга кушты

15.07.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләрен гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә программада катнашучы барлык ишегалларында да юл эшләре алып барыла. 361 йортта эшләр тәмамланган. Башкару 67% тәшкил итә. Тышкы яктыртуны урнаштыру буенча эшләр 63% тәшкил итә. Эшләр 15 районда тәмамланган. Җайланмаларны урнаштыру 48%ка башкарылган. 272 ишегалдында җайланмалар монтажлау тәмамланган.

2 атна эчендә гражданнардан 430 мөрәҗәгать килгән, шуларның 42 проценты Казанга туры килә. Халыкны нигездә ишегалларында эшләрнең башлану һәм тәмамлану вакыты кызыксындыра. Колл-үзәкләр эшли. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да халык тиешле аңлатмалар алып бара.

Төзекләндерү эшләренең сыйфатын тикшерү максатыннан ТР Шәһәрләрне үстерү институты белгечләре районнарга комиссия сәфәрләрен дәвам итәләр.

Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару 42%, уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру программасы буенча - 36%, Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсы буенча 37% тәшкил итә. Наилә Зиннәтуллина җәмәгать киңлекләрен эксплуатацияләү сыйфатына игътибар итте. Аерым районнарда хезмәт күрсәтүче оешмалар белән килешүләр төзелмәгән. Бу - Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кукмара һәм Питрәч районнары. Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша әлеге районнар башлыклары белән элемтәгә керде һәм җәмәгать киңлекләренә хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен контрольгә алырга кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.