Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты

31.03.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул анда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да катнашты. 

Әңгәмәдә яклар Түбән Камада булган хәлләр турында тирән борчылуларын белдерделәр, хәзер барысы да зыян күрүчеләрнең сәламәтлеге өчен дога кылалар, дип ассызыкладылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Рус Православие Чиркәве вәкиле белән очрашулар республикада православие тормышының динамик үсешен һәм конструктив конфессияара диалогның ныгуын күрсәтүче күркәм традициягә әверелде.

Очрашуда Татарстанның рухи үсеше мәсьәләләре, шулай ук рухи изге урыннарны торгызу буенча уртак проектлар турында фикер алыштылар. Казан Богородица монастыре комплексын торгызуга аерым игътибар бирелде.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Патриарх Кириллны Татарстанга чакырды. "Безнең уртак хезмәтләр киләчәктә дә яхшы җимешләр китерсен. Сезне безнең республикада көтәбез", - диде Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.