Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик ике айлык башлана

31.03.2026

ТР Хөкүмәте Йортында санитар-экологик ике айлык башлануга һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 2026 елга табигатьне саклау эшләре планнарына багышланган брифинг узды.

Гадәттәгечә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ике айлык 1 апрельдә башлана һәм 31 майда тәмамланачак. Бу чорда табигатьне саклау ведомстволары һәм муниципаль районнар көчәйтелгән эш режимына күчәләр. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүне, җәмәгать урыннарын төзекләндерүне һәм экологик бозуларны кисәтүне үз эченә ала.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин быел ике айлыкның аерым әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Ул Татарстан Рәисе игълан иткән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында үткәрелә. "Экология һәм хәрби батырлык бер-берсеннән ерак кебек тоелырга мөмкин. Ләкин бу алай түгел. Аларны Ватанга мәхәббәт, тарихка, өлкән буын хезмәтенә һәм без яшәгән җиргә хөрмәт берләштерә. Безнең өчен табигатьне саклау - ул безнең хезмәт фронты, ветераннардан калган мирасны саклауга керткән өлешебез", - диде Азат Җиһаншин.

ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары - Татарстанның Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, узган ел ике айлык кысаларында күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 3890 хокук бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән 1362 санкцияләнмәгән чүплек. 6,4 млн сумлык административ йогынты чаралары кулланылган. Өмәләрдә 350 мең кеше катнашкан, 8,5 мең берәмлек техника эшләгән, полигоннарга 334 мең кубометр калдык чыгарылган.

Ике айлык кысаларында гадәттәгечә вертолетта очып карап узу һәм тимер юл полосалары буйлап комиссион йөреп чыгу планлаштырылган.

Азат Җиһаншин ассызыклаганча, 2026 елга табигатьне саклау эшләре планнарына килгәндә, соңгы 8 елда республикада 1358 экологик чара гамәлгә ашырылган, гомуми финанслау якынча 107 млрд сум. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 117 млрд сумлык экологик югалтуларны булдырмаска һәм 3,5 млн кешегә тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкин булган. Эре бизнесның экологиягә инвестицияләре күләме 74 млрд сум тәшкил иткән.

Алдагы «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 30 олы чара гамәлгә ашырылган. Төп нәтиҗәләр исәбендә - 13 чистарту корылмасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән, Казанда, Түбән Камада һәм Минзәләдә эре чүплекләр бетерелгән, Түбән Кама сусаклагычының пычрану куркынычы булдырылмаган.

2025 елдан республика «Экологик иминлек» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыруга керешкән. Аның кысаларында табигатьне саклау инициативаларын гомуми финанслау 3 млрд сумга якын тәшкил итәчәк. Төп акчалар «Россия суы» федераль проектына юнәлдереләчәк. Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту эшләре бара инде. Чаллының бу елгасын автоградның 400 еллыгына эологик тернәкләндерү килештерелгән. 2028 елдан Казанда Нокса елгасын тулысынча чистарту башланачак.

2025 елда су сыйфаты мониторингы 114 пунктта алып барылган. 2026 елның беренче кварталында нормативларны арттыру гомуми үлчәүләр санының 10,5%тан кимрәк тәшкил итә. 2026 елда шулай ук «Фламинго» фәнни-тикшеренү судносында тикшеренүләр һәм «Акваториум» инновацион платформасын сынау дәвам итәчәк.

Министр халыкның әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә югары дәрәҗәдә җәлеп ителүен билгеләп үтте. Халыкның 35%тан артыгы (якынча 1,5 млн кеше) экологик агарту программаларына җәлеп ителгән. Яшь натуралистлар хәрәкәте 2,5 мең укучыны берләштерә, ә «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәтендә 11 мең активист исәпләнә.

Брифингта язгы ташуга әзерләнүгә аерым игътибар бирелде. Хәзер Югары Осланның су дәрәҗәсе Балтыйк системасы буенча 51 метр тәшкил итә. Фаразлар буенча, 2 апрельдән су күтәрелә башлаячак. Сусаклагычларның эш режимын ведомствоара эш төркеме билгели, аның чираттагы утырышы инде 1 апрельдә узачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте ярдәме белән.