Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмүдев белән очрашты

01.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмүдев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Үзбәкстан Энергетика министрлыгы башлыгы Казанга эш сәфәренә килде. Сәфәрнең төп максаты - «Энергопром-2026» Казан халыкара электр энергетикасы форумында катнашу.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек елдан-ел динамик рәвештә үсә: яңа проектлар гамәлгә ашырыла, булган багланышлар киңәйтелә, үзара визитлар ясала. Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев 2024 елда Татарстанда ике тапкыр булды.

Республика Рәисе Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше артуын билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 427 млн доллардан артып киткән - 13,5% үсеш.

Үзбәкстан белән Татарстанның кайбер предприятиеләре эшли. Сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүгә Татарстанның Ташкенттагы Вәкиллегенең һәм Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгының уңышлы эшләве, Казан белән Ташкент, Сәмәрканд һәм Фирганә арасында турыдан-туры авиаочышлар ярдәм итә. Татарстан Үзбәкстан төбәкләре белән багланышларны актив үстерә.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Журабек Мирзамәхмүдев энергетика, нефть эшкәртү һәм сәнәгать кооперациясен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру перспективалары турында фикер алыштылар. 

Шулай ук республика Рәисе Үзбәкстан партнерларын быелның маенда узачак «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.