Рөстәм Миңнеханов Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты

01.04.2026

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты.

Михаил Мурашко Казанга эш сәфәренә килгән.

Бүгенге әңгәмә барышында Михаил Мурашко һәм Рөстәм Миңнеханов төбәк сәламәтлек саклау системасын үстерү, аны алга таба камилләштерү, югары квалификацияле медицина кадрлары әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, «Түбән Кама Нефтехим» заводында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Искәртик, кичә Михаил Мурашко республика клиник хастаханәсендә (РКБ) булган, анда ул зыян күрүчеләр белән аралашкан. Аларның барысына да кирәкле медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә.

Очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.